Бөекбритания Россия вәкилләрен королева Елизавета IIне җирләү мәрәсименә чакырмый

Бөекбритания Россия, Белоруссия һәм Мьянма вәкилләрен королева Елизавета IIне җирләү мәрәсименә чакырмый, дип хәбәр итә Reuters, тиешле чыганаклар мәгълүматларына таянып.

70 ел дәвамында идарә иткән патшабикәне җирләүгә дөньяның барлык илләреннән диярлек 500гә якын югары дәрәҗәдәге кунак көтелә. Владимир Путин алдан ук анда баруны планлаштырмаган. Шул ук вакытта Кремльдә, җирләү мәрәсименә Россия вәкиленең бару-бармавы Британия ягы беркетмәсенә бәйле, дип белдерелгән иде.


Фикер өстәү