Татарстанда 50 яңа балалар бакчасы төзеләчәк

2020-2021 елларда Татарстанда 50 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

«Без, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, 2020-2021 елларда 50 балалар бакчасы төзү программасын эшләп бетердек, аларны без файдалануга тапшырачакбыз», — дип аңлатты спикер.

«Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау дәвам итә. 29 мәктәпне, тугыз коррекцион мәктәпне, 112 балалар бакчасын, 115 мәгариф объектларының функциональ зонасын ремонтлыйбыз», — дип өстәде министр.

Моннан тыш, Фәйзуллин сүзләренә караганда, республикада ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясала – хәзерге вакытта 17 объектта эшләр бара. Моннан тыш, спорт объектларын төзү дәвам итә – 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм сигез чаңгы базасы төзелә. Ел ахырында бу эшләр тәмамланачак, дип билгеләп үтте ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы.ң


Фикер өстәү