Эшләми торган көннәрнең ничек узачагы иртәгә билгеле булачак

30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә эшләми торган көннәр игълан ителде.

Бу җәһәттән Татарстанда кайсы тармаклар эшен дәвам итәчәк, кайсылары ял итәчәк, гомумән, республика бу вакыт аралыгында ничек яшәячәге турында 28 октябрьдә аңлатачаклар. Бу хакта Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева әйтте.

— 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Россиядә эшләми торган көннәр дип игълан ителде. Бу чорда өзлексез эшли торган предприятиеләр ничек эшләячәге турында барлык мәгълүматны иртәгә белеп булачак, — диде Ләйлә Фазлыева.

Шул ук вакытта бу ял көннәрендә аэропортлар, медицина учреждениеләре эшләячәге төгәл билгеле. Вакцина ясатырга теләүчеләр өчен пунктлар да эшен дәвам итәчәк.


Фикер өстәү