«Чит илләрдә прививка өчен көрәшәләр, чиратта торалар, ә без үгетлибез»

Россиядә коронавирустан вакцина ясатуны мәҗбүри итеп куйганнар. Әлегә сүз бер генә төбәк – Саха Республикасы турында бара.

Якутиядәге оешма-предприятиеләр хезмәткәрләренә мәҗбүри рәвештә вакцинация оештыру бурычы куелган. Риза булмаганнарга 200 мең сум күләмдә штраф яный. Прививкадан баш тарту сәбәбе нигезле булырга тиеш, диелә төбәк хакимияте карарында. Югыйсә кешене эшкә кертмәскә дә мөмкиннәр.

Хакимият хәбәреннән аңлашылганча, мәҗбүри рәвештә вакцина кадату иң элек балаларның җәйге ялы өчен җавап бирүче барлык мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренә кагылачак. Шулай ук республика күләмендә зур чараларны оештыручылар һәм анда катнашучылар да читтә калмаячак.

Якутия җитәкчелеге бу адымга баруын коронавирус аркасында авыручылар саны арту һәм вакцина кадату темпының кимүе белән аңлата. Төбәк башлыгы сүзләренчә, республикада көненә 19 мең кешегә прививка кадатырга мөмкинлек бар. Әмма әлеге күрсәткечкә бер атнада гына ирешелә. Төбәкнең июльгә хыяллары зурдан: халыкның кимендә 70 процентына вакцина кадатырга телиләр.

Якутия тәҗрибәсен башкалар да күргән. Ханты-Манси автономияле округы губернаторы Наталья Комарова Саха республикасындагы яңалыкны өйрәнергә кушкан. Уңай нәтиҗәләргә ирешелгән очракта, округта да вакцинаны мәҗбүри ясатырга кушмагайлары.

Татарстандагы вазгыятькә килгәндә, хәзерге вакытта республикада 329701 кеше вакцина ясаткан. Прививканың икенче дозасын 242371 кеше алган.

Вакцинациягә оешма-предприятиеләр дә кушылды. Мисал өчен, агросәнәгать өлкәсендә аны 779 кеше ясаткан. Тагын 2553 кеше вакцина ясатырга җыена.

Шушы көннәрдә Татарстанның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре дә вакцинация узды.

– Вакцина ясатып, дөрес эшлибез. Үзебезне дә, хезмәттәшләрне дә, якыннарыбызны да шул рәвешле саклыйбыз. Иң кимендә шушы вирусны таратмаячакбыз. Бу да бик мөһим, – дип, Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә замана афәтеннән прививка ясаткан. Шәһәр башлыгы “Спутник V” вакцинасын сайлаган.

САН

Россиядә Барлыгы 11 млн кеше тулысынча вакцина ясаткан. 4 млн кеше беренче дозасын гына алган. Бу – бөтен халыкның 11 проценты.

Вакцинация ясату буенча иң актив төбәкләр: Чукотка (халыкның 24 проценты), Белгород өлкәсе (18 процент), Ненец автономияле округы (17 процент). Иң азы – Төньяк Кавказ төбәкләрендә (3–6 процент).

 ФИКЕР

Элла Памфилова, Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе:

–  Вакцина ясату бик мөһим. Мин һәр утырышта төбәкләрдәге хезмәттәшләребезгә аңлату эшләрен алып бару үтенечен туктаусыз кабатлыйм. Дөньяның күпчелек илләрендә мондый мөмкинлек юк. Прививка өчен көрәшәләр, чиратта торалар, ә без үзебездә үгетлибез. Шулай булгач, үз гаиләсенең, әти-әнисенең сәламәтлеген кайгырту максатыннан, булган мөмкинлектән файдаланырга кирәк.

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү