Рөстәм Миңнеханов EuroSkills Graz 2021 чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләде

 Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында WorldSkills Graz 2021 һөнәри осталык буенча Европа чемпионатында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасы узды.

«Сентябрь ахырында узган EuroSkills чемпионатында Россия гомумкоманда — медаль һәм балл зачетлары нәтиҗәләре буенча беренче урынны алды. Татарстан конкурсантлары ил җыелма командасы җиңүенә зур өлеш кертте. Сезнең тарафтан барлыгы 7 алтын, 4 көмеш, 3 бронза медаль һәм һөнәри осталык өчен 2 медальон яуланды», — диде Президент очрашуда.

Ул республика медальләр саны буенча ил төбәкләре арасында беренче урында торуын искәртте. Татарстан Президенты залда җыелган ярышларда катнашучыларга, укытучыларга һәм экспертларга чемпионат масштабында Россия Федерациясен һәм Татарстанны лаеклы тәкъдим итүләре өчен рәхмәт белдерде.


Фикер өстәү