Тарих институты татар төбәкләренең тарихына багышланган китаплар тәкъдим итте

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты татарларның яшәү урыннары тарихы хакындагы китаплар сериясе нәшер итте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов сүзләренә караганда, институт белгечләре соңгы елларда татарлар яши торган төрле төбәк һәм авыллар тарихын өйрәнүне актив алып бара. «Әлеге китаплар сериясе шул фәнни-эзләнүләрнең дәвамы буларак кабул ителә. Без тәкъдим иткән китаплар — галимнәрнең һәм тарихчыларның кулга-кул тотынышып эшләвенең уңай үрнәге», – диде ул очрашуда.

Марат Гыйбатдинов, җирле тарихчылар чыгарган китаплардагы хаталар еш күренгәнен, аларда тикшерелгән мәгълүмат чыганаклары ныклап кулланмаганын да әйтте. Ә әлеге саллы хезмәт булган сериядә профессиональ һәм һәвәскәр тарихчылар үзара киңәш корып эшләгәннәр.

Сериягә Лилия Габдрәфыйкованың «Уездный город Мензелинск (XVIII йөз ахыры — ХХ йөз башы)», Эльмира Сәлахованың «Тәтеш өязе татарларының көнкүреше һәм рухи тормышы (XVIII йөз ахыры — XX йөз башы)», Ленар Мифтах, Җәмилә Мифтах, Олег Владимировның «Ревизские сказки 1795 года по уездному городу Елабуге», Таһир Кәримовның «Татарские поземельные волости. Том 1. Булярская волость» һәм «Азнакай төбәге авыллары һәм нәселләре тарихы» басмалары кертелгән.


Фикер өстәү