Путин совет мультфильмнарын цифрлаштыруны йөкләде

Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәткә совет мультипликацион фильмнарын цифрлаштыру белән шөгыльләнергә кушты. Бу хакта Чукотка автономияле округына һәм Хабаровск краена эш сәфәре нәтиҗәләре буенча дәүләт башлыгы йөкләмәләре исемлегендә әйтелә.

«Совет чорында төзелгән оригиналь анимацион фильмнарны реставрацияләү, цифрлаштыру һәм урнаштыру буенча чаралар комплексын эшләргә һәм тормышка ашырырга», — диелә исемлектә.

Әлеге мәсьәлә буенча докладны Президентка 2024 елның 1 апреленә кадәр тәкъдим итәргә кирәк. Җаваплы кеше итеп премьер-министр Михаил Мишустин билгеләнде.


Фикер өстәү