Уеннар турында уйлар. Яңа ярышлардан ни көтәсез?

«Киләчәк уеннары» халыкара чарасын спортчылар һәм оештыручылар гына түгел, халык та дулкынланып көтә. Барысы да яңача, моңарчы күрелмәгәнчә бит. Бу ярышлардан халык ни көтә? Ул республикага нәрсә бирә?

Максим ПЕСТУШКО, Уеннарның катнашучысы, хоккейчы:

–  Тамашачыларның спортның гадәти төрләренә кызыксынуы, кызганыч, «яшәрми». Нәкъ тә шушы фиджитал формат яшьләрнең спортның барлык төрләренә кызыксынуын арттырыр дип уйлыйм. Бәлки, урыннан торып, шөгыльләнергә этәргеч булыр. Бу – искиткеч чара.

Фиджитал-хоккей димәктән, инде ничә ай тренировкаларга йөрдек. Бозда да, кибермохиттә дә әзерләнәбез. Команданы киберспортчылар һәм йә гамәлдәге, йә хоккейчы карьерасын туктаткан спортчылар тәшкил итә. Безгә ике юнәлештә дә профессионаллар булу мөһим. Киберспортчылар безне, без аларны нәрсәгә дә булса өйрәттек. Уеннар бик мавыктыргыч булачак.

 

Александр Ермолаев, Frame Tamer тәхәллүсе белән билгеле блогер:

– Бу юнәлеш үсәр һәм дөньякүләм кызыксыну табар дип саныйм. Виртуаль дөньяның һәм чынбарлыкның кушылуы шулай ук ошый. Без яңа юнәлешнең башында торабыз. Геймерларны чын спортчыларга тиңләячәкләр. Бу да яхшы. Минемчә, әлегә мондый форматтагы уеннарның булганы юк иде. Бу ниндидер киләчәк турында фильмны хәтерләтә. Уеннарның аналогы юк. Аның Россиядә башлангыч алуы бик тә яхшы.


Фикер өстәү