Апрельдә Татарстанда температура нормадан ике градуска югарырак булачак

Апрельнең икенче декадасында Татарстанда уртача һава температурасы климатик нормадан ике градуска югарырак булачак.  Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«2022 елның 11 апреленнән 20 апреленә кадәр һава температурасы климатик нормадан 2 градуска югарырак булыр дип көтелә», — дип билгеләп үтә метеорологлар.

Пәнҗешәмбе, 14 апрельдә, Татарстанда +18 градус җылы булачак.

 


Фикер өстәү