Татарстанның 30 укучысы тантаналы шартларда беренче паспортларын алды

Татарстан Россиянең 10 төбәге арасында беренче булып «Без – Россия гражданнары!» акциясен башлап җибәрде. Яшүсмерләргә яңа тантаналы һәм интерактив форматта тәүге паспортларын тапшырдылар. Чара «Патриотизм һәм тарихи хәтер» юнәлеше буенча «Алдынгылар хәрәкәте» инициативасы белән узды.

Бу уку елында илнең 89 төбәгендә 500 меңнән артык яшүсмер тантаналы шартларда беренче паспортларын алачак.

Татарстанда мәктәп укучыларына беренче паспортларын тапшыру тантанасында республика Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк җитәкчесе Тимур Сөләйманов һәм «Патриот» республика үзәге директоры Дмитрий Литвинов катнашты.


Фикер өстәү