Татарстанда ел башыннан коры үләнгә ут кабуның 370 очрагы теркәлгән

Әле җәйгә дә кермәдек. Инде янабыз да янабыз. Татарстанда ел башыннан коры үләнгә ут кабуның 370 очрагы теркәлгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе җитәкчесе Максим Трущин әйтүенчә, яну очракларының иң күбе Түбән Камада теркәлгән. Анда 77 тапкыр үләнгә капкан утны сүндерергә чыкканнар. Әлмәт районында 32, Тукай районында 28, Казан һәм Чаллыда 24әр очрак теркәлгән. Кайбер тәүлектә янгын сүндерүчеләрне 50шәр тапкыр чакырталар икән. Җәяүле кизү тору аркасында ут кабуның 97 очрагын булдырмый калганнар.


Фикер өстәү