Матвиенко электрон повесткалар турында законны эшләүдә хата барлыгын таныган

 Сенатор Нарусова билгеләп үткәнчә, закон Россиядә яшәүчеләрнең хокукын җитди төстә чикли.

Электрон повесткалар турында закон интернетта бик зур бәхәсләр уятты, кирәкмәгән ыгы-зыгы тудырды. Закон чыгаручыларның аны аңлату буенча эшләп җиткермәве нәтиҗәсе бу. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко парламентның Югары палатасы утырышында шулай дип белдергән, дип яза “РБК”.

“Безнең хата, закон чыгаручылар хатасы бу. Законны кабул иткәнче, аның эчтәлеге турында халыкка аңлата алмавыбыз нәтиҗәсе. Шуңа күрә, рөхсәт итсәгез, моны үзем аңлатып үтәсем килә”, – дигән ул.
Матвиенко иң элек законга карата дәгъваларга: “төптән уйланмыйча, бик ашыгыч төстә кабул ителүен” һ.б. санап үткән. Аның әйтүенчә, дөрес фикер түгел бу: законга ихтыяҗ инде күптән өлгереп җитте. Ә хәрби комиссариатлар моңарчы цифрлаштырылмаган структураларның берсе булып кала бирде.

Украинада хәрби операция башлангач, электрон хәрби учет системасын булдыру эшен тизләтү һәм ашыгыч төстә төгәлләү зарурилыгы бик ачык аңлашылды, дип билгеләп үткән сенатор. Ул узган елның көзендә өлешчә мобилизация барышында журналистлар һәм битараф булмаган гражданнар ярдәмендә ачыкланган проблемаларны Хөкүмәттә һәм парламентта өйрәнүләрен искәртеп үткән.

Сенатор Людмила Нарусова сүзләренә караганда, закон проекты Россиядә яшәүчеләрнең хокукларын җитди төстә чикли. Шуңа күрә ул, ни өчен законга кушымталарда Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил бәяләмәсе юк, дип сораган. Сенатор Андрей Клишас аңа, чөнки бу Федерация Советы регламентында күздә тотылмаган”, дип җавап биргән.


Фикер өстәү