Яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

Бүген «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе әгъзалары яшьләрне, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне, эшкә урнаштыру өлкәсендәге ярдәм чаралары, шулай ук республика учреждениеләрендә кайнар ризык ашатуны оештыру мәсьәләләре буенча күчмә утырышта фикер алыштылар.

Пленар утырыш башланыр алдыннан депутатлар берләшмәсе әгъзалары Казанның «Замбези елгасы» зоопаркы территориясендәге тиз хезмәт күрсәтү кафесын карадылар. Әлеге мәйданчык парламентарийлар тарафыннан очраклы гына сайланмаган, монда Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты хезмәт күрсәтә. «Зоопаркка килүчеләрнең күбесе – балалар, шуңа күрә безнең өчен монда сәламәт туклану балансының ничек саклануын күрү мөһим иде, – дип белдерде  «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева. – Моннан тыш, без әлеге мәйданчыкта яшьләрне эшкә урнаштыру буенча проектларның ничек тормышка ашырылуын күрдек. Еш кына монда практика узган  студентлар  даими эшкә урнашып калалар.

Сәламәт туклануны оештыру һәм яшьләрне эшкә урнаштыру турында Дәүләт Советы депутаты, Казан шәһәре Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина сөйләде. Бүген Департамент Казан буенча бер меңнән артык учреждениегә, шулай ук республиканың ун районында социаль учреждениеләргә хезмәт күрсәтә. Алар арасында 311 мәктәп, 685 балалар бакчасы һәм 7 хастаханә бар. «Без сәламәт туклану принципларын социаль учреждениеләребездә генә түгел, балалы гаиләләр йөри торган территорияләрдә дә саклап калырга телибез», – дип билгеләп үтте Рима Мөхәммәтшина.

Аерым алганда, Рима Мөхәммәтшина яшьләрне, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән яшьләрне, эшкә урнаштыру мәсьәләләренә тукталды. «Без яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирәбез, профильле техникумнар һәм колледжлар белән хезмәттәшлек итәбез. Быел без яңа проектны сынап карадык, төп гомуми белем алган, әмма 11 нче сыйныфка бармаган балалар төркемен җыйдык. Мондый балаларга без туклану департаменты хезмәт күрсәтә торган учреждениеләрдә эшкә урнашырга, шулай ук бер үк вакытта Казан сәүдә-икътисад техникумында бушлай белем алырга да тәкъдим иттек, – дип сөйләде ул. – Проект зур әһәмияткә ия булды. Без балаларның уңай социаль мохиттә калуларына һәм олы тормышка әкренләп күчә алуларына бик шат».

«Мәрхәмәт-Милосердие» парламент берләшмәсе әгъзалары Казан сәүдә-икътисад техникумы студентлары, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән ике егет эшли торган кафе хезмәткәрләре белән аралаштылар.  «Без үзара  аларны, киресенчә, сәламәтлек мөмкинлекләре чиксез булган кешеләр дип атыйбыз, чөнки бу егетләрнең рухы көчле. Безнең бурыч –  аларны олы тормышка тулысынча яраклаштыру, социаль яктан бәйсез итү», – дип басым ясады Рима Мөхәммәтшина.


Фикер өстәү