Мин сине һаман көтәм, көтәм: ятимнәргә фатир бирүне тизләтергә җыеналар

Хәзерге вакытта 275 меңнән артык ятим бала дәүләт вәгъдә иткән фатирын көтә. Ел саен аларның якынча 10 процентына торак бирелсә, чиратка басучылар саны да шуның кадәр арта. Әлеге мәсьәләне ничек тә булса җайга салу өчен, Россия Хөкүмәте йортында ятимнәргә махсус сертификатлар өләшә башларга тәкъдим иттеләр.

  1. Агымдагы елның февраль аена торак алыр өчен чиратка басучылар саны әнә шуның кадәр булган. Бу санны Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты җитәкчесе Нина Останина китерде. Белгечләр исәпләвенчә, бу балаларга торак бирү эшен тәмам итәргә 14 елдан алып 40 елга кадәр вакыт кирәк булырга мөмкин.

Проблеманың сәбәбе – торак төзелешенең акрын баруы. Аерым алганда, күп кенә төбәкләр бу мәсьәлә белән бөтенләй диярлек шөгыльләнми. Шуңа да чиратлар кимеми, арта гына.

Моны хәл итәр өчен, Министрлар Кабинетында махсус сертификатлар булдырырга тәкъдим иттеләр. Алар исәбенә ятимнәр йә үзләре торак сатып ала, йә ипотекаларын түли. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб сүзләре белән әйтсәк, торак сертификаты ярдәмендә яшьләр фатирны үзләре сайлау хокукына ия булачак, бу исә торак проблемаларын тизрәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Сертификат кемгә тиеш? Аны алу өчен төп шарт – 23 яшьне тутыру. Ләкин Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин төбәкләргә яшь буенча үз шартларын кую мөмкинлеген бирергә кушты. «Мондый сертификатны бирү яшен 21гә кадәр киметү төбәкләргә әлеге мәсьәләне күпкә тизрәк хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк», – диде ул.

Моннан тыш, торак сертификаты беренче чиратта махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук баласы булган һәм ана капиталын торак алу өчен тотарга җыенучыларга биреләчәк.

Закон нигезендә, сертификат акчаларын төбәк хакимияте турыдан-туры фатир сатучыларның исәп-хисап счетларына җибәрә. Әгәр сертификат ияләре аны ипотека кредитын түләү өчен файдаланырга теләсә, акча килешү төзелгән кредит оешмасы хисабына күчерелә.

Сертификатны торак яки торак төзелеш кооперативында????, махсуслаштырылган кулланучылар кооперативында, шулай ук өлешле (долевой) төзелештә катнашу өчен кулланырга ярамый.

Фикер

20 ятимне тәрбиягә алып үстерүче ханым (исемен күрсәтмәвебезне үтенде) белән элемтәгә кереп, әлеге яңалыкка карата фикерен белештек. «Бик әйбәт булыр иде. Дөресен генә әйткәндә, безнең моңарчы фатир алу белән проблемалар булмады. Өч балабыз фатирлы, тагын берсе армиядә, кайту белән, шушы мәсьәләне күтәрергә ниятлибез. Фатир алу өчен документларны балага 14 яшь тулуга тапшырабыз. Чиратка бастыралармы, юкмы – көтәбез. Бер улыбызга студент чагында ук бирделәр. Стипендиясе яхшы иде, пенсия дә алды. Кереме яхшы, ткх өчен түләрлек мөмкинлеге бар иде», – дип сөйләде ул.

Лилия Гыймазова

 


Фикер өстәү