Сарымсак сортын яңарту буенча КИҢӘШ

 Сарымсак утыртырга вакыт җитеп килә. Аны октябрь урталарына кадәр җиргә кертү әйбәт. Кышка сарымсак утыртып калдыру буенча үз тәҗрибәм белән уртаклашасым килә.

Сарымсак тешләреннән тыш, аның берьеллык суганчаларын да утыртам. Нәрсә соң ул, дисезме? Моның өчен иң элек укларында хасил  булган орлыкларын, тәмам өлгереп җиткәч кенә, җыеп алам. Шуннан соң язын утыртам.  Җәй эчендә алар үсеп, суганчаларга әйләнә. Сүз уңаеннан, бер уктан 40–50 данә орлык җыеп алырга мөмкин, шуңа күрә укларны күп калдырырга кирәкми.

Вакытлар узуга, сарымсакның теләсә кайсы сорты сыйфатын үзгәртә, вагая, авырый башлый.  Ә менә беренче елында орлыктан суганча үстереп, икенче елында аны утырту сарымсакның сортын яңартуга китерә. Мондый сарымсак эре була, әйбәт саклана. Тик уңышы икенче елда гына җыеп алына.

Әлфинур Нәҗметдинова. Казан


Фикер өстәү