Россия курортларында ял итү 30 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

Белгечләр фикеренчә, турагентлыкларның чама белән яртысы ябылуга дучар булачак.

Россия курортларында ял итү бәясе 30 процентка кыйммәтләнергә, ә илнең туристлык индустриясе 2022 елда гына элекке хәленә кайтырга мөмкин. Россия Туроператорлар ассоциациясе вице-президенты Александр Курносов Михаил Мишустинның вице-премьерлар белән киңәшмәсе йомгаклары уңаеннан “Известия” хәбәрчесенә шулай дип белдергән. Хөкүмәт Рәисе киңәшмәдә, COVID-19 пандемиясе китергән зыянга карамастан, туризмны ил икътисадының иң перспективалы тармакларыннан берсе буларак атаган.

Александр Курносов аңлатып үткәнчә, Россия курортларында ял итү бәясе кыйммәтләнү туризм тармагында эшләүчеләрнең пандемия айларында югалтылган табышларын кире кайтару теләгенә генә түгел, бәлки илебездәге курортларга ихтыяҗның  артуы белән дә бәйле. Чит илләргә ял итәргә чыгу мөмкинлеге аз булачак чөнки, дигәнрәк фикерен җиткергән ул. Александр Куроносов әйтүенчә, үзебездә дә чит ил туристларын озак кына көтәргә туры киләчәк әле.

“Ростуризм” белгечләре исәпләп чыгарганча, пандемия аркасында туризм тармагына 1,5 триллион сум акча керми калган. Барлык катнаш тармакларда эшләүчеләрне дә кертеп, җәмгысе 7 миллионнан артыграк кеше эшсез калырга мөмкин. Мондый хәл килеп чыкмасын туристлык компанияләренә элек алган кредитларын кире кайтару буенча ташламалар бирү, туроператорларга дәүләт ярдәмен киңәйтү каралган.

Әмма кыенлыкларга карамастан, курорт сезоны акрынлап ачыла башлады. 1 июньнән күп кенә төбәкләрдә медицина лицензиясенә ия булган шифаханәләр эшчәнлекләрен яңартты.


Фикер өстәү