Путин: Нефть һәм газ тармагы – Россия икътисадының система хасил итүче өлкәләреннән берсе

Нефть һәм газ тармагы – Россия икътисадының система хасил итүче өлкәләреннән берсе. Анда илнең милли байлыгын арттыруга, төбәкләрне үстерүгә һәм Россия Федерациясенең экспорт җәлеп итүчәнлеген күтәрүгә лаеклы өлеш кертүче тәҗрибәле, компетентлы кешеләр хезмәт куя. Россия Президенты Владимир Путинның тармак хезмәткәрләре һәм ветераннарына адресланган телеграммасында шулай диелә. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүгенге көндә нефть һәм газ тармагы – ил икътисадының вакыт сынавын узган, күркәм хезмәт традицияләре булган төп һәм система хасил итүче тармакларыннан берсе», — диелә юлламада.

Путин әлеге тармакта эшләүчеләрнең күп кенә җаваплы бурычларны (моңа шул исәптән перспективалы чыганакларны эшкәртү, заманча цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү, Россия һәм чит ил кулланучыларын энергия ресурслары белән өзлексез тәэмин итү кебек бурычлар да керә) хәл итүен әйтте. Дәүләт башлыгы шулай ук нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләренең алга таба да Россия үсешенә лаеклы өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде.


Фикер өстәү