Лидер һәм пионер. Фәрит Мөхәммәтшин «Елховнефть» хезмәткәрләрен котлады

«Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә – 60 ел. Бу уңайдан Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сараенда зур тантана узды. Предприятие хезмәткәрләре һәм ветераннарын республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәбрикләде.

Парламент башлыгы тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды. «Әлеге күренекле дата компания тарихындагы тагын бер әһәмиятле вакыйгага – 300 миллион тонна нефть чыгаруга туры килде, бу уңайдан да сезне котлыйм! Бик күркәм шушы сан артында гаять зур тәҗрибә, киңкырлы белем, ә иң мөһиме – нефть тармагын үстерү һәм республиканың икътисади мөмкинлекләрен ныгытуга үзләреннән лаеклы өлеш керткән берничә буын нефтьчеләрнең фидакарь, югары дәрәҗәдә профессиональ хезмәте ята. Идарәнең алга таба да элек-электән килгән традицияләргә тугры калачагына – кешеләр һәм экологияне кайгыртып, Татарстанның табигый байлыкларын сакчыл үзләштерәчәгенә ышанам», – диелгән Президент котлавында.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, «Елховнефть» – бүген «Татнефть» структурасында нефть чыгару буенча лидер, нефтьне калдыксыз эшкәртү проектларын тормышка ашыруда, алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүдә пионер булып тора. Идарә республиканың нефть сәнәгатен торгызуда, Әлмәт шәһәре һәм районының социаль инфраструктурасын яңартуда зур роль уйнады.

«Бүген «Татнефть» һәм аның «Елховнефть» кебек подразделениеләре ярдәмендә Әлмәттә яшәүчеләрнең искитмәле мөмкинлекләргә ия булуы белән горурланабыз. Заманча балалар лагерьлары, ял базалары, кунакханә, ат спорты мәктәбе, чишмәләрне төзекләндерү һәм агач утырту – чын профессионаллар командасының гаять зур эш нәтиҗәсе бу», – диде парламент рәисе тантанада.

Ул шулай ук хатирәләре белән дә уртаклашып алды. «Һөнәрегезнең бөтен кыенлыкларын беләм, үзем дә шушы тармакта эшләдем, хезмәт юлын нефть-газ чыгару идарәләренең берсендә башлап җибәрдем. Тормыш сабакларына, эшкә җаваплы мөнәсәбәткә Әлмәттә «Татнефть» коллективында өйрәндем», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Фәрит Мөхәммәтшин, «Елховнефть»не булдыру тарихын искә төшереп, «кара алтын» чыгаруда идарәнең күренекле сәхифәләрен телгә алып үтте. Идарә инде эшли башлавының беренче елында ук 1,1 миллион тонна нефть чыгарган. Сигез елдан соң «кара алтын» табуның еллык күләме – 10 миллион тоннага, 1975–1977 елларда иң зур күрсәткечкә – 12,7 миллион тоннага җиткән. Тулаем 60 ел эчендә «Елховнефть» барлыгы 339 миллион тонна нефть чыгарган. «Искиткеч зур саннар бу. Республика икътисадында нефть-газ чыгару тармагы, бюджетка иң күп акча кертүче тармак буларак, төп урыннарның берсен биләп тора, – диде парламент башлыгы. – Нефтьчеләр һәрвакыт республиканы үстерүгә ярдәм итеп, яңа мөмкинлекләр тудырып килә».

Фәрит Мөхәммәтшин предприятие коллективына, ветераннар һәм хезмәт династияләренә аерым рәхмәт сүзләре ирештерде.


Фикер өстәү