Казанда Бакый Урманче премиясе ияләре бүләкләнде

Быел Бакый Урманче премиясенә Әлфия Саргин, Диләрә Нәүрүзова, Динар Сәлимов, Луиза Фәсхетдинова, Нина Горюнова лаек булды.

Алар «Рәсем сәнгате», «Графика», «Сынлы сәнгать», «Декоратив-гамәли сәнгать», «Сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть һәм сәнгать белеме» номинацияләрендә иң осталары булып танылды. Татарстанның Сынлы сәнгать өлкәсендәге абруйлы бүләген лауреатларга мәдәният министры Ирада Әюпова тапшырды.

Сүз уңаеннан, татар рәссамы, сынчысы һәм педагогы Бакый Урманченың тууына быел 125 ел тулды. Аның исемендәге премия исә 2003 елдан бирле тапшырыла.


Фикер өстәү