Минтимер Шәймиевкә мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе бирелде

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәт йортының Бүләкләр залында мәдәният өлкәсендә Хөкүмәтнең 2019 елгы премияләрен тапшыру тантанасы узды. Мәдәният өлкәсендә 2019 елгы Россия Хөкүмәте премияләренә 26 кеше лаек булган. Алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар.

Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевкә Болгар тарихи-археологик комплексын һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген музейлаштыру проектына җитәкчелек иткән өчен мәдәният өлкәсендә 2019 елгы Хөкүмәт премиясен тапшырды.

Хөкүмәт премиясе шулай ук, проект концепциясе авторы буларак, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровка һәм, проектның экспертлар төркеме җитәкчесе буларак, Россия ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзега тапшырылды.

Бүләкләү турында тиешле боерыкка Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин быел 2 мартта кул куйган булган.

Сүз уңаеннан, мәдәният өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләренең 2005 елдан бирле ел саен бирелеп килүен искәртик. Әлеге премия мәдәният эшлеклеләре һәм хезмәткәрләренә әдәбият, сынлы сәнгать, декоратив-гамәли, музыка, театр, цирк сәнгате, архитектура һәм дизайн өлкәсендә иң талантлы әсәрләр, мәдәният өлкәсендә күренекле агарту эшчәнлеге өчен тапшырыла.

Фото: t. me/dbelyakov


Фикер өстәү