Кәләш туйдан качкан: моннаң соң 24 яшьлек егетне үле килеш тапканнар

Сергей совсем недавно поступил учиться, планировал покупать машину

Волгоградта тикшерүчеләр Совет районында арендага алынган фатирда үле килеш табылган 24 яшьлек Сергей үлеменең сәбәпләрен ачыклый. V1.RU ачыклаганча, егет шушы көннәргә билгеләнгән туй булмаячагы турында билгеле булганнан соң үлгән.

— Энем һәм аның сөйгәне 19 августка туй планлаштырганнар иде. Ләкин берничә көн эчендә — минем хәтерләвемчә, 15 августта, — Сережа туй булмаячак, дип игълан итте. Янәсе кызның әтисен Мәскәүгә клиникага алып барырга кирәк, — дип сөйләде үлгән кешенең абыйсы Александр. — Без, әлбәттә, бик нык гаҗәпләндек. Ә кичә, фаҗига булганнан соң, бу кыз әнисенә, чынлыкта алар аерылышкан, диде. Ләкин беребез дә бу турыда белми иде. Күрәсең, энем безне борчырга теләмәгән. Чыннан да ничек булгандыр — хәзер чамалыйсы гына кала.

Яшь кешенең якыннары өстәгәнчә, туйны гамәлдән чыгару турында билгеле булганнан соң, Сергейны үле килеш таптылар.

— Кич белән Сергей әнисендә булды, аннары өенә кайтып китте. Аның белән мин — аның иң якын дусты — сөйләшкән идем. Без икенче көнне очрашырга сүз куешкан идек, ләкин шалтырата алмадым. Ә фатирга килгәч, бөтен җирдә ут янганын күрдем. Беренче каттагы фатир, шуңа күрә фатир эченә тәрәзәдән карадым. Бүлмәдә әйберләр тезелгән, телефон, ноутбук, приставка ята. Ванна бүлмәсенең ишеге ачык иде, ләкин кычкырган тавышка ул җавап бирмәде.

Шуннан соң дусты аның элеккеге кәләшенә шалтыраткан һәм фатир хуҗасы белән элемтәгә керүен сораган, алар ишекне ачсыннар өчен.

Егетнең туганнары ни булганын ачыкларга тырышканнар әмма элеккеге кәләш, алар сүзләренчә, бу хакта сөйләргә теләми.


Фикер өстәү