Махсус хәрби операциядә һәлак булган Сергей Гавриловның кызы: “Әтиемне искә алмыйча калган бер генә көн дә юк…”

Сергей Геннадьевичның үлгәннән соң бирелгән Батырлыгы ордены да фидакарьне һәрдаим искә төшереп тора.

“Ата-бабаңның даны белән горурланырга мөмкин генә түгел, кирәк тә. Горурланам…” дип язган Украинада һәлак булган Әгерҗе егете Сергей Гавриловның кызы Диана “ВКонтакте” социаль челтәрендәге сәхифәсендә. Бу хакта “Агрызские вести” хәбәр итә.

Аның сүзләренә караганда, яшь ханымның әтисен искә алмыйча калган бер генә көне дә юк. Сергей Геннадьевичның үлгәннән соң бирелгән Батырлык ордены да фидакарьне һәрдаим искә төшереп тора.
Дианага бу бүләкне 9 Май бәйрәмендә Җиңү мәйданында тантаналы төстә тапшырганнар. Аны ул һәрвакыт зур дулкынлану белән кулына алып, әтисе турында хатирәләрен яңарта…

– Әтием шат күңелле, җор сүзле кеше иде. Сөйкемлелеге белән теләсә кемне әсир итте. Кайдадыр килеп керсә, бөтен кешенең игътибары аңа төбәлде. Бик изге күңелле, ярдәмчел. Гәрчә тышкы кыяфәте белән андый кешегә ошамаса да. Барысы да аның усал карашыннан шикләнеп кала иде. Әмма аның һәрчак ярдәмгә киләчәген беләләр иде. Аралашучан. кеше хәленә керүчән… Бик-бик сагынам, – дип язган каһарманның кызы.

Диана әтисенең якты истәлеген үзенең нәни улына да тапшырырга тырыша. “Сережа бабам бу…”, – ди 2 яшьлек сабый, фотосурәттәге кешене танып. Әле тагын үзенчә, сабыйларча, бабасының ордены белән горурлана. Нәни малай гүя инде хәзер үк мондый бүләкнең тикмәгә генә бирелмәвен аңлый…
Исегезгә төшерәбез: Гаврилов Сергей Геннадьевич 1976 елның 7 апрелендә Әгерҗе районы Сарсак-Омга авылында туган.


Фикер өстәү