19 май көне тарихта ниләр белән истә калды?

Татарстанда Матбугат көне

19 майда Татарстан матбугаты көнен билгеләп үтү турындагы карар 1998 елның 24 июнендә Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителә. Датасы да юкка сайланмый. 1905 елда нәкъ менә шул көнне Санкт-Петербург шәһәрендә татар телендәге «Нур» газетасының беренче саны дөнья күрә.

Татарстан матбугаты көне республикада газета-журналлар нәшер итүдә эшләүче төрле профессия кешеләренең журналистларның, полиграфия хезмәткәрләренең, шулай ук вакытлы матбугатны таратуда хезмәт куючыларның уртак бәйрәме.

Пионерия көне

Тарихта билгеле булганча, 1922 елның 19 маенда комсомолның Бөтенроссия конференциясе пионер отрядлары төзү турында карар кабул итә һәм ул СССРда пионерия туган көн итеп билгеләп үтелә башлый.

Пионер намуслы, кыю булырга, өлкәннәргә һәм кечкенәләргә хөрмәт белән карарга тиеш була. Пионерлар төрле эш башкара: кызыл галстук һәм пионер значогы тагып, быргы тавышына сборларга җыела, хәрби-патриотик җырлар җырлый, өлкәннәргә ярдәм күрсәтә, кечкенәләрне хезмәткә өйрәтә, җәмгыять эшләрендә актив катнаша.  

Фармацевтика эшчесе көне

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 15 маендагы карары белән Россиядә һөнәрибәйрәмнәр исемлеге тулыландырыла: 19 майда фармацевтика эшчесе көне билгеләп үтелә башлый.

Бәйрәм күптән түгел генә гамәлгә кертелсә дә, Россиядә фармацевтика тарихы гаять борынгы. 1581 елның 19 маена, Иван IV Грозный патшалыкиткән чорда ук Русьта беренче даруханә ачыла.Анда сату белән генә түгел, дару препаратлары ясау белән дә шөгыльләнгәннәр.

Яңа башкала

1712 елның 19 маенда император Петр I боерыгы буенча Россия башкаласы борынгы Мәскәүдән Петербургка күчерелә. Санкт-Петербург 1712 елдан алып 1918 елга кадәр Россия империясенең башкаласы һәм Россия императорлары резиденциясе була (Петр II идарә итү вакытында башкала статусы бераз вакытка Мәскәүгә әйләнеп кайтудан тыш).

1917 елгы Октябрь революциясеннән соң большевиклар, дустанә булмаган буржуаз дәүләтләр белән чикләр якын булудан куркып, Мәскәүгә башкала статусын кире кайтаралар.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү