Казанга Төрекмәнстаннан Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде

Бүген Татарстанга Төрекмәнстан Милли Генгешы Халк Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов килде. «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Визиты кысаларында Гурбангулы Бердымөхәммәдов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2022» XIII халыкара икътисадый саммитында катнашачак. Эшлекле программаның төп темасы – уртак куллану икътисады һәм гомуми хәләл бәрәкәте.

Шулай ук бүген Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев очрашулар уздырчак.


Фикер өстәү