Өч сыер ике балалы хатынга ташланган (ВИДЕО)

Кемерово өлкәсенең Мыски шәһәрендә өч сыер ике балалы хатынга ташланган.

Әлеге хәлнең  видеосы “ВКонтакте”да таралды. Кадрлардан сөтлебикәләрнең хатынны торак йорт тирәсендә уратып алулары күренә. Сыерларның берсе хатынга тоягы белән суккалый һәм сөзәргә маташа. Шул ук вакытта хатынга якындагы кешеләр ярдәм итәргә тели, сыерлар аларга да «селтәнә».

“Комсомолка” хәбәр итүенчә, сыерлар һөҗүменнән инде өч кеше зыян күргән, алар  – 4 һәм 16 яшьлек балалар һәм аларның 64 яшьлек әбиләре. 4 яшьлек бала хастаханәгә озатылган.

Мысковский шәһәре башлыгы Евгений Тимофеев сүзләренчә, язын ел саен шушы вакытта сыерлар парклар һәм скверларда караучысыз йөриләр. Моңа кадәр сыерлар чәчәк түтәлләрен җимергән, яшь агачларны таптаган, әмма  кешеләргә һөҗүм иткәннәре булмаган әле.


Фикер өстәү