Татарстанда янгын сүндерүчеләр 2,3 миллиард сумлык мөлкәтне уттан саклап калган

2023 елда МЧС хезмәткәрләре 2,3 миллиард сумнан артыграк суммадагы матди кыйммәтләрне саклап калган. Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Татарстан МЧС коллегиясе утырышында Баш идарә баш җитәкчесе Ирек Кадамов шул хакта белдергән. Бу хакта “Татар-информ” яза.

“Узган елда 4967 янгын очрагы теркәлде. Бу – алдагы елның шушы ук чорындагыга караганда 0,6 процентка кимрәк. Барлыгы 2,3 миллиард сумнан артыграк суммада матди кыйммәтләр саклап калынды”, – дигән ул.
Ирек Кадамов әйтүенчә, 2023 елда янгыннарда барлыгы 143 кешенең гомере өзелгән. 2022 елдагыга караганда 13 процентка зуррак сан бу.
“Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Кама Тамагы, Лениногорск, Спас, Тәтеш, Теләче районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы шәһәрләре янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен хәл итүдә иң яхшы муниципаль берәмлекләргә әйләнде”, – дип билгеләп үткән ул.


Фикер өстәү