“Юл буе кулымда булды”: Зыятдиновлар гаиләсе Мәскәүдән “Гаилә учагы” утын алып кайтты

Тумышлары белән Балтачтан булган Сөмбел һәм Самат Зыятдиновлар Мәскәүдән “Сердце России” гаилә учагын алып кайтты. Самолеттан төшүгә, алар туры “Казан” Гаилә үзәгенә кузгалып, әлеге учакны бүген гаилә коручы яшь парга тапшырдылар.

– Казанга учак белән очуыбызны гомерлеккә истә калдырырбыз, мөгаен. Самолетка утырыр алдыннан өч тапкыр тикшерделәр, бөтен җирдә документлар сорадылар. Ләкин без учакны сүндерим генә кайтып җитш алдык. Мин аны юл буе кулда тотып кайттым, – ди Самат Зыятдинов.

Әлеге учак “Казан” Гаилә үзәгендә калачак. “Яшь парлар аның ялкыннарыннан үз гаилә учакларын кабыза алачак”, – ди бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина. Бу турыда “Татар-информ” яза.

“Сердце России” гаилә учагын “Россия” күргәзмә-форумы кысасында кабыздылар. Тантаналы чарада төрле төбәкләрдән килгән гаиләләр катнашты һәм әлеге утны үзләренә алып кайтып китте. Татарстанны исә күптән түгел генә өйләнешкән Самат һәм Сөмбел Зыятдиновлар тәкъдим итте.

Хәтерләсәгез, әлеге яшь пар никахларын да нәкъ менә “Россия” күргәзмә-форумында рәсмиләштергән иде. Зыятдиновларның милли туйлары декабрь башында узган Татарстан Республикасы көненең бер матур өлеше булды.


Фикер өстәү