Татарстанда мәрхүмә хатын-кыз белән өч тәүлек буе элемтәгә чыгарга тырышканнар

Чаллыда 32 яшьлек хатын-кыз вафат булган. Туганнары өч тәүлек буе аның белән телефон аша элемтәгә керә алмагач, кичә 13.00 сәгатьтә фатирына барганнар. Ишеген күпме генә шакысалар да, кыңгырау төймәсенә күпме генә бассалар да, ачучы булмаган. Ишеген ватып ачарга туры килгән. Фатирда 32 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсе табылган, дип яза “Челнинские известия”.

Ул өч тәүлек элек үлгән булырга тиеш.
Яшь хатын-кызның кинәт кенә үлеп китүе сәбәбен ачыклыйлар. Ул рәсми төстә беркайда да эшләмәгән.


Фикер өстәү