Татарстанда 36 яшьлек гимназия директоры урынбасары вафат булган: аның 3 баласы ятим калган

14 мартта Чаллыда яшәүче Алена Мөхәммәтованың гомере кинәт кенә өзелгән. Ул 78 нче Пушкин прогимназиясе (кече яшьтәге балалар гимназиясе) директоры урынбасары булып эшләгән. Һөнәре буенча – рәсем укытучысы. Педагогик стажы – 10 елдан артык. Аңа нибары 36 яшь булган. Бу хакта Челнинские известия хәбәр итә. 

“Дустым Алена зарыгып көтелгән улын табарга әзерләнеп йөрде. Ире Рафаэль белән 8 һәм 11 яшьлек ике кыз үстерәләр, – дип сөйләгән “Челнинские известия” хәбәрчесенә Аленаның хезмәттәше Ирина Зеленина. – Алена йөклелекне әйбәт кичерде. Баласы туар алдыннан гына хастаханәгә “сохранение”гә салдылар үзен. Соңгы тапкыр безгә: “Бәби тапкач та хәбәр итәрмен”, – дип язып җибәрде. Әмма башка элемтәгә чыкмады. 6 мартта бик азапланып малай тапкан. Сабые зур – 4 кило авырлыкта”.

Әмма нарасыйның әнисен икенче көнне үк Кама балалар медицина үзәгеннән (КДМЦ) ашыгыч төстә Казанга Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Анда ул 14 март көнне вафат булган.

“Әлегә тәгаен генә сәбәбен белмибез. Төрле сүзләр йөри, – дип аңлатып үткән Ирина Зеленина. – Яңа туган сабый әлегә Казанда – ДРКБ табиблары күзәтүендә. Әти-әнисе нарасыйга Ранель исемен алдан ук сайлап куйган”.


Фикер өстәү