Татарстанда 3 күпер су астында калган

Татарстанда, карның тиз эрүе сәбәпле, тәбәнәк 3 күпер су астында калган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткән.

Шулай итеп, карның күпләп һәм тиз эрүе аркасында Буа районы Кыят, Черки-Кильдураз авыллары тирәсендә Зөя елгасы аша салынган күперләрне, шулай ук Нурлат районы Үрнәк авылы янындагы Зур Чирмешән күперен су баскан.

Хәзерге вакытта Кыят авылы янында су 35 сантиметрга, Черки-Кильдураз авылы янында – 25 сантиметрга күтәрелгән. Авылларга урау юллар аша килеп-китеп йөрергә мөмкин. Халыкны азык-төлек белән Буа райпосы кибете һәм күчмә автолавкалар тәэмин итеп тора.

Үрнәк авылы янында су 40 сантиметрга күтәрелгән. Күпер аша хәрәкәт ябылып, тыю билгеләре урнаштырылган. Торак пунктлар яшәү өчен беренче чиратта кирәкле әйберләр, азык-төлек белән тәэмин ителгән.
Су басу урыннарына Буа һәм Нурлат янгын сүндерү-коткару гарнизоннары хезмәткәрләре киткән.


Фикер өстәү