Түбән Кама һәм Чаллы урау юлына чыгу өчен Кама аша күперне быел төзи башлаячаклар

Быел Татарстанда “Волга” М7 юлының тармагы – Түбән Кама һәм Чаллы урау юлы өчен Кама аша күпер сала башлау күздә тотыла. “Волго-Вятскуправтодор” башлыгы Илдар Минһаҗев шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ».

“Конкурс игълан ителде. Күпер төзүнең гомуми бәясе якынча 23 миллиард сум тәшкил итә. Контракт төзүне көтәбез. Аны августта төзесәк, инде август-сентябрь айларында ук әзерлек эшләрен башлап җибәрергә мөмкин булачак”, – ди оешма башлыгы.

Моңа кадәр Россия Главгосэкспертиза оешмасы урау юлның беренче этабында Кама аша күпер төзүгә уңай бәяләмә биргән. 1,3 чакрым озынлыктагы күпер Котловка авылы тирәсендә төзеләчәк. Күпернең судагы өлеше – 792 метр озынлыкта, судагы терәкләренең биеклеге 50 метр булачак.
“Күпер өрлекләргә утыртылачак. Тимер өлешләрен Горький исемендәге Яшел Үзән заводыннан сатып алу планлаштырыла”, – дип билгеләп үтте Илдар Минһаҗев.

Исегезгә төшерәбез: 81 чакрымнан артыграк озынлыктагы Түбән Кама һәм Чаллы урау юлы Мәскәү-Казан-Екатеринбург тиз йөрешле магистраленә керәчәк. Яңа юл Россия Президенты Владимир Путинның кушуы буенча төзелә. Аны 2024 елның азагына кадәр файдалануга тапшыру күздә тотыла.


Фикер өстәү