Короновирусның яңа дулкыны башланган: авыру йоктыручылар 35 процентка арткан

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) COVID-19 инфекциясенең яңа дулкыны башлану турында белдергән.

Европада чир йоктыручылар саны 3 тапкыр арткан. Соңгы ике атнада Россиядә дә чирләүчеләрнең ишәю күзәтелә. “РИА Новости” хәбәренә караганда, соңгы тәүлектә генә дә инфекция йоктыручылар саны 35 процентка арткан. Алдагы көнне коронавирус ияртүнең 4200 яңа очрагы теркәлсә, бүген инде бу сан 5685кә җиткән. Әмма чир таралу, узган елдагы белән чагыштырганда, көчле түгел.

Моңа кадәр табиб-инфекционист Андрей Поздняков белдергәнчә, “омикрон”ның яңа төре – “кентавр” Россиядә өстенлек итүче штаммга әйләнергә мөмкин. Аның фикеренчә, “кентавр” вирусның башка штаммнарына караганда йогышлырак, әмма җиңелрәк уза.
Шул ук вакытта Роспотребнадзорның Эпидемиология фәнни-тикшеренү үзәге белгече Наталья Пшеничная белдергәнчә, “кентавр”ның йогышлырак булуы турында рәсми мәгълүматлар әлегә юк.


Фикер өстәү