Хаҗдан кайтканда хәле начарланган Татарстан кешесе Истанбулда дәвалана

Хаҗ гыйбадәтләрен үтәп Казанга кайту өчен 17 июльдә юлга чыккан Татарстан хаҗиясе 62 яшьлек Гөлшат Хәйретдинова Җиддәдән Истанбулга очканда самолетта хәле начарайган.

Рейс вакытында аңа гомерен саклап калу өчен “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторының хаҗиларын озата баручы Казан табиблары кулдан килгәннең барын да эшләп, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтте, аннары очкыч Истанбул аэропортына төшү белән үк, хаҗиларның төркем җитәкчесе Марат хәзрәт самолетка ашыгыч ярдәм машинасы чакыруны һәм пациентканы җирле клиникага озатуны оештырды, дип хәбәр итә Татарстан Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Төркия табиблары Казан коллегалары тарафыннан башкарылган ашыгыч ярдәмне югары бәяләгән. Алар билгеләп үткәнчә, Казан табиблары, үз тәҗрибәләренә таянып һәм анализ өчен төгәл аппаратура булмаган килеш, хаҗия клиникага исән-имин килеп җитсен өчен, дәвалау һәм комплекслы чаралар үткәрү методикасы буенча дөрес карар кабул иткән. Авыр хәлдә китерелгән пациентканы тикшергәннән соң, төрек табиблары ашыгыч рәвештә операция ясау кирәк икәнлеген әйткәннәр.

Татарстан хаҗиларының, Гөлшат ханымның якыннары һәм туганнарының, барлык битараф булмаган кешеләрнең актив тырышлыгы һәм “ДУМ РТ Хаҗ” операторы ярдәме белән кыска вакыт эчендә Гөлшат ханымга операция ясау өчен 12 мең доллар күләмендә акча җыелды.

Ул, операциядән соң, озата баручы улы белән Истанбул клиникасында дәваланырга тагын бер атнага калачак әле.


Фикер өстәү