2022 ел башыннан Нәзарәт 250-дән артык кешегә гомрә кылуны оештырды

Татарстанның «ДУМ РТ Хаҗ» рәсми хаҗ-операторы 2022нче елның 1нче гыйнварыннан алып 250-дән артык мөселман дин кардәшебез өчен гомрә кылу, изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә сәфәр кылуны оештырды.

Бу – барлыгы 7 төркемнән торган хаҗиларның җыенып сәфәргә чыгулары дигән сүз. Санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәптә тотып, ике еллык “тәнәфес”тән соң Согуд Гарәбстанына төркемнәрне Зөлфәт хәзрәт Габдуллин, Айрат хәзрәт Яруллин, Марат хәзрәт Мәрданшин, Инсаф хәзрәт Ибәтуллин һ.б. кебек Татарстанның иң яхшы, тәҗрибәле хәзрәтләре озата барды. Турның озынлыгы 12-21 көнне тәшкил итте. Сәфәр кылучылар өчен гамәл-гыйбадәтләрне хәнәфи мәзһәбе буенча башкару оештырылды, шулай ук татар гореф-гадәтләренә нигезләнеп авыз ачу мәҗлесләре, корбан ашлары үткәрелде. Бүгенге көндә “ДУМ РТ Хаҗ” компаниясе Россиядә Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча бөтен шартларга туры китереп гомрә һәм хаҗны оештыручы бердәнбер оператор булып тора.

http://dumrt.ru/news/news_27207.html


Фикер өстәү