Белгечләр икътисадның кайчан аякка басачагын фаразлаган

Агымдагы ел йомгаклары буенча тулаем эчке продукт күләме 8 процентка кимесә, 2023 елда Россия икътисады үсә башлаячак. Россия банкының профессиональ аналитиклары шундый ныклы фикердә.

Быел илдә инфляция күләме 20 процент тәшкил итәчәк. Аның башта 8 процентка кадәр кимүе, 2024 елда бөтенләй дә 4,8 процентка калуы фаразланыла.

Төп ставканың 2022 ел азагына – 18,9 процентка кадәр, 2023 ел азагына – 14,1 процентка, 2024 ел азагына – 7,8 процентка кадәр төшүе көтелә.


Фикер өстәү