Түбән Каманың контрактчы егетләре өчен бүләк җыюда катнашырга чакыралар

«Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы хатын-кыз депутатлар берләшмәсе белән берлектә түбәнкамалыларны район егетләре өчен бүләк җыюда катнашырга чакыра. 

20-22 июльдә Түбән Камада «Алга»батальоны составында Оренбург өлкәсенең Тоцкий районы уку-укыту үзәгендә әзерлек уза торган контрактчылар – Түбән Кама егетләренә бүләкләр җыю буенча акция узачак. Хәзерге вакытта анда 40 түбәнкамалы әзерлек уза, дип хәбәр итә tat.e-nkama.ru.

23 июльдә егетләр янына Түбән Кама муниципаль районыннан рәсми делегация барачак. «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы һәм шәһәр, район депутатлары әлеге сәфәргә әзерлек кысаларында, әлеге районнан киткән контрактчылар өчен бүләкләр җыюны оештыру тәкъдиме белән чыккан. Бу акциядә теләгән һәркем катнаша ала.

Посылкаларга ысланган ит, казылык, алма, карбыз, пакетлы чәй, шикәр, шулай ук фонарьлар, төрле батареялар, баулар, бензопила, кер юу порошогы, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар, теш пасталары һәм щеткалар, юыну өчен гельләр (мини яхшырак), сабын, штык көрәкләре, Usb зарядкалар тутырырга була. Шулай ук казан һәм су өчен 10 литрлы канистрлар да кабул ителә.

Теләгән кешеләр посылкага хатлар һәм теләкләр дә сала ала.

Бүләкләр җыю 20 һәм 21 июль — 8:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, 22 июль — 8.00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Яшьлек ур., 36г адресы буенча Балалар автошәһәрчегендә узачак.


Фикер өстәү