Читтән торып кылынган җинаятьләрне тикшерү буенча Татарстан федераль округта беренче урында

Татарстанның полиция хезмәткәрләре читтән торып урлау очракларын тикшерү буенча Идел бу федераль округында – беренче, илдә дүртенче урында. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Тәтештә узган коллегия утырышында министр Артем Хохорин җиткерде.

Коллегиядә әйтелгәнчә, Татарстанда банк счетыннан урлаулар – 16,6%ка, IT-технологияләр кулланып кылынган мошенниклык очраклары 48,9% күбрәк тикшерелгән. Мондый җинаятьләрне кылган кешеләр дә 14,2 һәм 28,3 процентка күбрәк ачыкланган.


Фикер өстәү