Коточкыч юл һәлакәтендә әти белән кыз һәлак булган

Башкортстанда коточкыч юл һәлакәтендә бер ир белән аның 17 яшьлек кызының гомере өзелгән. Бу хакта җирле басмалар хәбәр итә.

Бүген көндез Дүртөйле районында «Лада Гранта» белән «УАЗ» фургоны бәрелешкән.
«Лада» көчле бәрелүдән юл читенә очкан, анда утырган 17 яшьлек пассажир ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән, аның 47 яшьлек әтисенең соңрак хастаханәдә гомере өзелгән.


Фикер өстәү