Ике ел үзен ашатып торган ирләргә аю ташланган: берсе үлгән

Ямал-Ненец автоном округында аю үзен ике ел ашатып торган ир-атларга ташланган.

Ул аларның берсен үтергән икенчесен яралаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Ир-атлар тундраның урманлы өлешендә вакытлы торакта яшәгән. Ирләр алар янына килеп йөрүче кечкенә аю баласын ашарына биреп, кулга ияләштергән булганнар.

Аю ирләрнең берсенә ашатып торган вакытта кинәт һөҗүм иткән. Бәхеткә, икенчесе яраланса да торакка кереп котыла алган. Аның кулы яраланган. Котырган аюны полиция хезмәткәрләре тотканнар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү