Түбән Камада 200 эш урыны барлыкка киләчәк

Түбән Камада «Нижнекамскнефтехим» предприятиесендә елына 500 мең тонна метанол җитештерү куәтенә ия яңа комплекс төзелеше буенча җәмәгать тыңлавы үтте. Яңа комплекста 200 дән артык яңа эш урыны булдырылачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Фикер алышуда предприятиенең генераль директоры Азат Бикмурзин, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Айрат Шиһапов, башкарма комитет вәкилләре, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, экспертлар, шулай ук шәһәр һәм район халкы катнашты. Барлыгы 308 кеше теркәлде.

Яңа җитештерү атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны 3 тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк, шул исәптән хәзерге вакытта атмосферага чыгарыла торган углекислый газны чимал буларак куллана башлау хисабына да, дип раслыйлар белгечләр.

Метанол синтетик каучук җитештерү өчен кулланыла. Хәзерге вакытта аның зур өлеше читтән сатып алына, продуктны ташу, саклау, агызу кебек эшләр шактый кыйммәт һәм иминлек ягыннан куркыныч та. Моңа бәйле рәвештә, җитәкчелек шәһәрдәге экологик хәлне яхшырту стратегиясе кысаларында «иске»не яңага алыштыру турында карар кабул итте. Бу максатлар өчен Даниянең Haldor Торр компаниясе белән килешү төзелде.

Түбән Камада яңа производство төзелеше төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә дә уңай йогынты ясаячак. Биредә уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк, каучук җитештерүне арттыру белән бергә республика һәм шәһәр бюджетларына салым түләүләре артачак.

Метанол җитештерү белән шөгыльләнәчәк яңа завод төзелешен яклап, 218 кеше тавыш бирде, 21е каршы булды, өчесе тыелып калды.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/26/195947/


Фикер өстәү