Түбән Камада урам уртасында билгесез зат хатын-кызга наркотик кадаган

Түбән Каманың кизү частенә 32 яшьлек хатын-кыз билгесез ирне җинаять җаваплылыгына тарту турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ир-ат хатынга шприц белән кадаган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хатын-кыз тәртип сакчыларына кич белән паркта кызы белән йөрүе турында сөйли. Өйләренә кайтып җиткәндә, алар артыннан бер егет килеп, сөйләшә башлый. Аннары ир бер кулы белән хатынны кочаклап ала, икенче кулы белән аның аягына инъекция кадый. Зыян күрүче кычкыра башлагач, җинаятьче кача.

Экспертизадан соң, зыян күрүченең канында наркотик матдә — морфин булуы ачыклана.

Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче элек ике тапкыр хөкем ителгән 39 яшьлек кешене тоткарлый. Ир үзенең бу гамәлен аңлатып бирә алмый.

Әлеге факт буенча «Наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын куллануга омтылыш» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ир-ат ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

 


Фикер өстәү