Уңыш серенә Миңнехановтан өйрәнәләр

Бүген Татарстан Президенты Иннополиста “Эльбрус” Россия лидерлары клубы әгъзалары белән очрашты.

“Эльбрус” клубы – Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән үткәрелә торган “Россия лидерлары” бәйгесе җиңүчеләрен һәм финалистларын берләштерә. Алар күрешү өчен Татарстан Президентын тавыш бирү ысулы ярдәмендә сайлады. “Эльбрус” вәкилләре Рөстәм Миңнехановның уңышлы команда туплау сере, халыкара чараларны үткәрү тәҗрибәсе турында сорашты.
Рөстәм Миңнеханов очрашырга дип аны сайлауларын көтмәгән дә булган икән. “Сезнең белән танышу, аралашу – минем өчен дә зур дәрәҗә. Минем белән кызыксынуыгыз өчен рәхмәт”, – диде ул.
Татарстан күп тармаклар буенча алдынгылыкны били. Сере нидә? Президент белән очрашуга килүчеләрне иң элек шул кызыксындырды.

Соңгы елларда күзәтелгән үзгәрешләр турында әйтсәк, иң башта республиканың яхшы базага ия булуын әйтергә кирәк. Нефть, нефть химиясе тармаклары, машина, кораблар төзелеше, агросәнәгать өлкәсе дисеңме. Татарстан продукция җитештерү буенча Идел буе федераль округы буенча алдынгы урыннарны били. Татарстанның үсешендә республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә зур роль уйный, – дип җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда яңа билгеләнү турында да сүз булды. Татарстан Президенты республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары вазифасын Владимир Жаворонков башкарачак дигән карарын җиткерде. Ул – “Россия лидерлары” конкурсында җиңү яулаган ике татарстанлының берсе. Конкурста Рөстәм Гомәров та җиңде. Моңа кадәр Жаворонков республиканың онкодиспансерында баш табиб урынбасары вазифасын башкара иде.


Фикер өстәү