Татарстанда түбән урыннардагы күперләрне су баскан

Республиканың Азнакай районында Тымытык авылы янында Ык елгасындагы күперне су баскан. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Су басу кар эрү һәм яңгырлар еш яву белән бәйле. Хәзерге вакытта су күпер өстеннән 1 сантиметрга күтәрелгән. Авылга якын юл Башкортстан республикасының Октябрьский шәһәре аша уза.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу хәлне контрольгә алган. Авылда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен «Тымытык» депосы кизүе оештырылган. Авыл территориясендә кибетләр эшли, шулай ук азык-төлек автолавкаларда китерелә.

/Татар-информ


Фикер өстәү