Сөмбел һәм Самат Зыятдиновлар Мәскәүдән «Гаилә учагы» утын алып кайтачак

Бүген Мәскәүдә уза торган “Россия” күргәзмә-форумында “Сердце России” гаилә учагын кабызачаклар. Тантаналы чарада төрле төбәкләрдән килгән гаиләләр катнашачак һәм әлеге утны үзләренә алып кайтып китәчәк. Татарстанны исә күптән түгел генә өйләнешкән Сөмбел һәм Самат Зыятдиновлар тәкъдим итәчәк.

Хәтерләсәгез, әлеге яшь пар никахларын да нәкъ менә “Россия” күргәзмә-форумында рәсмиләштергән иде. Зыятдиновларның милли туйлары декабрь башында узган Татарстан Республикасы көненең бер матур өлеше булды.

Самат белән Сөмбел – сыйныфташлар. Хәзерге вакытта Самат Казан авиация институтында белем ала. Булачак инженер-конструктор. Сөмбел Казан милли тикшеренү технология университетында магистратурада укый, кафедрада эшли.

Гаилә учагын ВДНХның урамдагы төп сәхнәсендә 21:00 сәгатьтән соң кабызачаклар.


Фикер өстәү