Рөстәм Миңнеханов 22 “Ашыгыч ярдәм” машинасы һәм 2 мобиль комплекс тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың медицина оешмаларына автомобильләр тапшырды. Тантаналы чара Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан узды.

Шулай итеп, Татарстанның 19 хастаханәсенә 22 “Ашыгыч ярдәм” машинасы һәм “Газель Некст”, “ПАЗ” микроавтобусы шассиендагы ике мобиль комплекс озатылды.
“Тормышыбызның сыйфаты медицина белән бер-берсенә бик тыгыз бәйләнгән. Әлбәттә, беренчел медицина ярдәме, югары технологияле медицина ярдәме кешеләребезнең тормышы сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирердәй чаралар комплексы булып тора. Ә инде автомобильләр, махсус медицина техникасы кебек матди-техник база сырхауларга тиз генә ярдәмгә итү мөмкинлеге ача”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Автомобильләрнең күпчелеге федераль бюджет акчасына сатып алынган: бу максатка барлыгы 115 миллион сумнан артыграк акча бирелгән. Ә инде “Атлант” маркалы 6 “Ашыгыч ярдәм” республика казнасы хисабына юнәтелгән. Боларының гомуми бәясе – 53 миллион сум.
“Хәерле юл! Транспорт республикабызда сәламәтлек саклау өлкәсе файдасына имин генә эшләсен!” – дип йомгак ясады Татарстан Рәисе.


Фикер өстәү