Песков: “Зеленский Путинга охшарга тырыша, әмма булдыра алмый”

Украина лидеры Владимир Зеленский, Россиянең дәүләт башлыгы Владимир Путинга охшарга тырышып, бөтен халыкның мәхәббәтен яуларга тели, ләкин ул моны булдыра алмаячак.

Россия Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков журналист Павел Зарубин белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Бу хакта “РИА Новости” яза.
“Ул янә барысының да хуплавына ирешүгә маташа, әйтик, Президент Путинга охшарга тырышып, бөтен халыкның мәхәббәтен яуларга тели, әмма булдыра гына алмый”, – дигән Песков.

Дәүләт башлыгының матбугат секретаре сүзләренә караганда, Украинада яшәүчеләр Киев режимының, кан коюны дәвам итеп, ниндидер ялгыш юлга басуы турында торган саен күбрәк уйлана.


Фикер өстәү