Зеленский Путинның Украина турындагы язмасыннан соң Россия Президенты белән очрашырга әзер булуын белдергән

ТАСС язганча, Украина Президенты Владимир Зеленский Россия Президенты Владимир Путинның Украина турындагы язмасын тулысынча укып чыгарга өлгермәгән әле.

Шул ук вакытта Зеленский язманы украин телендә бастырып чыгару карарын хуплавын белдергән. Украина башлыгы искәрткәнчә, Президентлар үзләренең шәхсән очрашуында язманың кайбер өлешләре буенча фикер алыша алырлар иде. Зеленский. үз чиратында, Украина турында башка язмада файдаланып булырдай материаллар бирә алуын әйткән.
Исегезгә төшерәбез: кичә Владимир Путин “Руслар һәм украиннарның тарихи бердәмлеге турында” дигән язмасын ике телдә бастырып чыгарды. Президент анда ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрнең чишмә башын анализлап, соңгы елларда Россия белән Украина арасында килеп туган каршылыкны, бик зур фаҗига һәм бәла, дип бәяләгән.


Фикер өстәү