Бер ир-ат балконга чыгып баласын 13 каттан ташлау белән яный

Иркутск үзәгендә ир-ат кечкенә баланы 13 каттан ташларга яный, дип хәбәр итә РИА Новости.
Якынча бер сәгать элек Совет урамында урнашкан йорт балконының тышкы ягына чыккан ир-ат куллары белән балкон читенә тотынып хатыны белән очрашуны таләп итеп кычкыра. Шаһитлар сүзләренә караганда, ул үзе сикерергә җыенмый, тик ул раслаганча, баланы ташламакчы була, диелә хәбәрдә.

Бала ир-атның күкрәгендә эленеп тора — аны куллары белән муеныннан тоткан һәм елый икән.
Полиция ир-ат белән диалогка керергә омтыла, тик ул һаман хатынын чакыра.


Фикер өстәү