Казанда ике хатын-кыз һәм бер бала өстенә агач ауган

Гадәттән тыш министрлыгы хәбәр иткәнчә. Казан шәһәрендә секундына 17 метр тизлектәге көчле җил-яңгыр сәбәпле Максимов урамында балалы ике хатын-кыз өстенә агач ауган. Аларның барысына да зыян килгән. Берсенең башы һәм җилкәсе нык җәрәхәтләнгән – ул хастаханәгә озатылган. Малайның тәнендә ботаклардан тырналган тирән эзләр калган.
Давыл булуга карамастан, электр уты белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк. Казан аэропорты да гадәттәгечә эшли.
Шулай ук Тәтештә дә көчле давыл булган.


Фикер өстәү