Песков: “Путин Си Цзиньпин белән Украина чикләре мәсьәләсен карамады”

Моңа кадәр Украина лидеры Владимир Зеленский ил чикләрен 1991 елгы рәвешкә кире кайтарырга чакырган.

Россия Президенты Владимир Путинның Кытай Халык Республикасы башлыгы Си Цзиньпин белән очрашуында Украина чикләре каралмады. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип хәбәр иткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Юк, бу хакта сүз булмады”, – дигән Песков, Си Цзиньпинь Путин белән Украина чикләрен 1991 елгы рәвешкә кире кайтару мәсьәләсен карадымы, дигән сорауга җавап итеп.

Исегезгә төшерәбез: Украина лидеры Владимир Зеленский узган елның декабрендә, хәрби хәрәкәтләрне туктатуның бердәнбер шарты – 1991 елгы чикләргә кире кайту, дип белдергән иде.


Фикер өстәү